Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 22 апреленнән 719-р номерлы боерыгына туры китереп наркотикларга каршы өлкәдә проектларны гамәлгә ашыручы, социаль юнәлгән коммерцияле булмаган оешмаларга (түбәндә – КБО) субсидия (барысы – 8,1 млн. сум) бирү буенча конкурс уздырыла.
Конкурста катнашу өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 28 февраленнән 332-р номерлы боерыгына туры китереп, 2015 елның 24 июленә кадәр срокка Larisa.Kurilenko@tatar.ru электрон адресы буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрергә кирәк:
- һәр конкрет акча суммасын исәпләүләр һәм нигезләүләр белән субсидия бирүгә гаризаны;
- оешманы дәүләт регистрацияләү турында нотариуста таныкланган таныклыкның копиясен;
- коммерцияле булмаган оешманы Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестрына кертү турында мәгълүматны;
- мәсьәләнең куелышын, пректның максатын һәм бурычларын, төп чараларның тасвирлавын, көтелгән нәтиҗәләрен, календарь планының тасвирлавын, финанслау күләмләрен кертеп, финанслауны субсидия исәбенә уздырырга ниятләнгән проектнын тасвирлавын.
- коммерцияле булмаган оешма – Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән юридик шәхес;
- коммерцияле булмаган оешма аны регистрацияләү датасыннан бер елдан күбрәк наркотикларга каршы өлкәдә проектларны гамәлгә ашыра.