Бүген Буа районында, Казан-Ульяновск автоюлының 132 км-да ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль Саратовтан Казанга экскурсиягә барган (31 пассажир) пассажирлар автобусы белән бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде. ЮТҺ урынына 2 АМЯ фельдшер бригадасы чыкты. Бөтен зыян күргән кешеләр Буа РҮХнә тапшырылдылар. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә санавиация белән РКХнә тапшырылды һәм дүрт зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә хастаханәгә урнаштырылды.