Татарстан белгечләре Пермь шәһәренең округында «Резерв» медицина үзәкләренең җитәкчеләре өчен киңәшмәдә катнаштылар

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Пермь шәһәрендә округның «Резерв»  медицина үзәкләренең җитәкчеләре өчен Идел Буе федераль округы буенча Росрезерв идарәсе белән оештырылган семинар-киңәшмә булды.

Семинар-киңәшмәнең эшендә РФ Дүртенче Росрезерв идарәсенең башлык урынбасары Кузнецов В.А., Идел Буе федераль округы буенча Росрезерв идарәсе җитәкчесенең урынбасары Кудряшов С.В., Үзәк федераль округы буенча Росрезерв идарәсе җитәкчесенең урынбасары Шашкин И.Ю., Төньяк-Көнбатыш федераль округы буенча Росрезерв идарәсе җитәкчесенең урынбасары Шамин Д.В., Урал федераль округы буенча Росрезерв идарәсе җитәкчесенең урынбасары Черепанов И.И., РФ Росрезервның баш белгечләре, ИБФО «Резерв» медицина үзәкләренең җитәкчеләре катнаштылар. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан кинәшмәдә икенче бүлекнең башлыгы Усов С.В. һәм мобилизацион резервларның «Резерв» Республика медицина үзәгенең директоры Шәрипов И.С. катнаштылар.

Семинар-киңәшмәнең программасында 2015 елда Росрезерв системасында медицинаның матди байлыклары белән эшне киләчәктәге камилләштерүнең мәсьәләләре һәм 2016–2017 елларда үсешнең перспективалары  турында фикер алышынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International