Чемпионатка аеруча куркынычлы йогыш белән пациентларны хастаханәгә салу өчен бибокс сатып алынды

2015 елның 14 июле, сишәмбе

2015 елның су төрләре спорт буенча XVI Дөнья чемпионатын уздыру вакытында йогышлы авыруларны диагностикалауны үтәү максатында тест-системалары һәм чыгым материаллары өстәмә сатып алындылар. «РКЙАХ» ДАССОда йогышлы авырулар белән авыручыларны дәвалау өчен билгеләнгән препаратларның киметелми, өзлексез өстәлә  торган резервы бар. «РКЙАХ» ДАССОның медицина персоналын укыту барышында «Су төрләре спорт буенча XVI Дөнья чемпионатын һәм «Мастерс» категориясендә су төрләре спорт буенча XVI Дөнья чемпионатын уздыру вакытында  йогышлы авыруларны диагностикалауны лаборатор тәэмин итү тәртибе» җентекләп өйрәнелде. Чемпионатны уздыру вакытында аеруча куркынычлы йогышлы (АКЙ) авыруга шик белән пациентны хастанәгә салу һәм авыруның лаборатор диагностикасы очрагында эшне оештыру мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү белән «РКЙАХ» ДАССОның хезмәткәрләре Ведомствоара укытуда катнаштылар. Беренчел эпидемиягә каршы чараларны уздыруга һәм авыруларны һәм АКЙга шикле кешеләрне кабул итүгә әзерлекне тәэмин итү максатында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы клиника өчен өстәмә саклагыч киемнәрнең комплектларын, шулай ук Республикада беренче тапкыр – аеруча куркынычлы йогыш белән пациентларны хастаханәгә салу өчен BIOBOX сатып алды. АКЙ белән авыручыга медицина ярдәмен күрсәтү вакытында EBXT-06 BIOBOX белән эшләү буенча персоналны өйрәтү уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International