КДМУ һәм Казанның 179нчы номерлы мәктәп махсуслаштырылган медицина классына укучыларны кабул итү турында белдерәләр

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Казан дәүләт медицина университеты һәм 179нчы номерлы яңа корылма-мәктәп (Казан шәһ., Бондаренко ур., Яңа Савиново районы) 2015–2016 уку елларына 8нче махсуслаштырылган медицина классынаукучыларны кабул итү турында белдерәләр.

Медицина  классында белем бирү процессы РФ ССМның «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББОсы белән хезмәттәшлек турында килешү нигезендә үтәлә.

Медицина профиль алды классы (8нче класс) конкурс сайланышы нәтиҗәсендә гомуми урта мәктәпнең 7 классын тәмамлаган укучыларның (һәм аларның законлы вәкилләренең) теләкләре нигезендә оештырыла. Укучыларның гаризалары нигезендә 25тән артыграк кеше укый торган класслар оештырылалар.

Профиль алды хәзерләү программасына «Медицина белән танышу» дигән (24 сәг.) тема кертелгән, ул якшәмбеләр буенча Казан дәүләт медицина университетының музейлары белән танышуны күзәтә.

Шулай ук программа чикләрендә Гамәли осталыклар үзәге, Казан ДМУның стоматология сырхауханәсе белән танышу һәм республиканың әйдәүче клиникаларына бару булачаклар.

8нче махсуслаштырылган класска кабул итүнең икенче агымы 2015 елның 18 августында 17.30 сәг. Казан ДМУның Уку-лаборатор комплексы бинасында (Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Бутлеров ур., 49б) булачак. Бәйләнеш телефоннары: 8 (843) 236-13-51 и 8-917-868-18-30.

Программаны уңышлы узган 11нче медицина классын тәмамлаучыларның  Казан ДМУна керү вакытында кайбер конкурент өстәнлекләре булачак.

 
КДМУ сайтының дирекциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International