Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы исегезгә төшерә: медоешмаларында коррупция ачылуы турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары эшлиләр

2015 елның 2 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында коррупцион юнәлешле фактлар турында мәгълүмат республика гражданары калдыра ала торган ышаныч телефоннары эшлиләр: 231-79-44 (дүшәмбе-җомга, 09 сәгатьтән башлап 18 сәгатькә кадәр). Шулай ук коррупцион эшчәнлек фактлары турында смс җибәрү өчен тәүлек буе эшли торган номер бар: 89274188159. Тәфсилле мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында коррупциягә каршылык бүлегендә (minzdrav.tatarstan.ru) урнаштырылган. Шулай ук Татарстан оешмаларында коррупцион фактлар турында хәбәр «Народный контроль (Халык тикшерүе)» дигән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) калдырырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International