2015 елның 16 июлендә Татарстан Республикасының медицина җәмәгатьчелеге көтелмәгән һәм кайгылы хәбәр ишетте: Казан дәүләт медицина академиясенең ректоры, медицина фәннәре докторы, профессор, 250дән артык фән эшләренең авторы, электә республиканың сәламәтлек саклау министры булган Камил Шагар улы Зыятдинов вафат булды. Аңа язмыш 64 ел гына яшәргә биргән, ләкин ул кешеләргә бик зур файда күрсәтеп торды.
Менә К.Ш. Зыятдинов тормышының төп этаплары:
1978 елда Казан дәүләт медицина институтын «дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлады .
1978–1984 елларда – хирург-травматолог, Буа районы үзәк хастахәнәсендә сырхауханә мөдире.
1984–1989 елларда – Казанның 20нче номерлы сырхауханәсенең баш табибы.
1989–1991 елларда –Казанның 18нче номерлы шәһәр хастаханәсенең баш табибы.
1991–1994 елларда Казан шәһ. Идел буе районының баш табибы.