РКХдә оптоакустик системаларының мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Республика клиник хастаханәсенә «OptoAcoustic» (яман шешне диагностикалау һәм дәвалау өләкәләрендә клиник куллану өчен оптоакустик системалар)  вәкилләре Александр Ораевский һәм  АНК компаниясе директоры Юрий Бродниковский килеп киттеләр. Кунакларны РКХнең баш табибының беренче урынбасары М.М.Миннуллин башлыгында клиниканың җитәкчеләре, шулай ук диагностика һәм хирургия бүлекләренең мөдирләре каршыладылар.

Доктор  А.Ораевский белән очрашу барышында медицинада биомедицина оптоакустикасының, шулай ук яңа медицина технологиясе буларак безнең республикабызның сәламәтлек саклавына, шул санда РКХнә аны кертү мөмкинлекләре турында презентация тәкъдим ителде. Яңа медицина технологиясен ангиографиядә, маммографиядә,  магнит-резонанслы компьютер томографиясендә һәм  ультратавыш тикшеренүләрдә кулланырга мөмкин була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International