Перинаталь үзәге белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең бала тудыру йортының операцияләр залында чираттагы мастер-класс узды. Аның темасы – акушерлык кан савуларын профилактикалау. Кесарь кисеме операциясен КДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Илдар Фәтхуллин уздырды.