Республика клиник хастаханәсенә Мәскәү шәһ. сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәте җитәкчесенең киңәшчесе Денис Тамаз улы Шарикадзе һәм ТР буенча Росздравнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Николай кызы Шәйхутдинова килеп киттеләр. Аларның визит максаты – РКХнең яңа хәзерге заман перинаталь үзәгенең төзелеше белән танышу.
Исегезгә төшерәбез, Казанда РКХ территориясендә 100 койкага 1,2 млрд. сум бәяле хәзерге заман перинаталь үзәгенең төзелеше башланды. Объектта вакытлыча юл төзеделәр, территориясен киртәләделәр һәм төзү мәданчыгы артыннан видеокүзәтү системасын урнаштырдылар. Төзелеш өчен акча Россия һәм Татарстан бюджетларыннан бүлеп чыгарыла.