ФИНА спорт медицинасы буенча комитет рәисе Татарстан медикларының әзерлеген югары бәяләде
2015 елның 27 июле, дүшәмбе
ФИНА спорт медицинасы буенча комитет рәисе, доктор С.Хогенбанд Казанда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының медицина объектларын тикшереп чыкты. Исегезгә төшерәбез, Чемпионатның медицина тәэминатында 615 медицина хезмәткәре һәм 23 ашыгыч медицина ярдәменең бригадасы эшли. Мобиль медицина бригадаларының көчләре белән медицина ярдәме турыдан-туры ярыш һәм өйрәнү мәйданчыкларында күрсәтелә, спортчылар һәм тамаша караучылары өчен медицина пунктлары эшлиләр.
Республика балалар клиник хастаханәсен конгресста Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар пульмонологы, 1 нче консультация поликлиникасы мөдире Оксана Геннадьевна Пятеркина һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире Ольга Александровна Карпова тәкъдим итте.