Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты башыннан Казанда медицина ярдәме өчен 1288 мөрәҗәгать итү теркәлде

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты башыннан Казанда медицина ярдәме өчен 1288 мөрәҗәгать итү теркәлде. Шул санда спортчылардан 171 мөрәҗәгать итү, аларның 158 чит ил спортчыларыннан. Барысы ашыгыч ярдәмне чакыру 81 тапкыр эшләнде, 11 кеше хастаханәгә салынды.

Исегезгә төшерәбез,  стационар медицина ярдәме Чемпионатның 6 хастаханәсендә күрсәтелә.  Ул   Республика клиника хастаханәсе, 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе, Балалар республика клиник хастаханәсе, Регионара клиника-диагностика үзәге, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе, Республика клиник офтальмология хастаханәсе.

Спортчылар авылының территориясендә спортчылар авылының медицина үзәге («Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОсы) эшли. Рәсми кунакханәләрдә («Корстон», «Рамада», «Мариотт», «Ривьера», «Регата») медицина пунктлары оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International