24 июльдән башлап 30на кадәр «Dive safely! Су җиңел булсын!» павильонына 4 меңгә якын кеше килеп китте

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 24 июленнән башлап 30на кадәр спортның су төрләре буенча  ФИНА Дөнья чемпионатын уздыру вакытында «Казан Арена» стадионының территориясендә урнашкан, «Dive safely! Су җиңел булсын!» информацион павильонына 4 меңгә якын кеше килеп китте. СПИД үзәгенең, «Яңа гасыр» АХКБОның белгечләре һәм волонтерлар белән ВИЧ-йогышы һәм сәламәт яшәү рәвеше турында информацион һәм профилактик материаллары, «Аспект» газеты таратылдылар һәм ВИЧ-йогышына экспресс-тестлауны узарга мөмкинлек тәкъдим ителде. Күрсәтелгән вакытта ВИЧ-йогышына тестлауга һәм консультацияләүгә барысы 783 кеше тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International