Бүген Казан шәһ. Дербышки балалар интернат-йортында «Балаларга велосипед бүләк ит!» хәйрия акциясе булды. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм республика медицина оешмаларының баш табиблары, шуның белән балаларның физик үсешләрен һәм быелгы җәйнең спорт рухын саклап, үз акчаларына сатып алынган 14 велосипед балаларга бүләк иттеләр.