ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Бөгелмәдән күп балалы гаилә белән очрашты

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

2015 елның 18 августында Бөгелмә муниципаль районына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин килеп китте.

Визит барышында 13 бала тәрбиялщъче күп балалы Звегинцевлар гаиләсе белән формаль булмаган очрашу булды. Бу гаилә Россия һәм республика чараларында һәм конкурсларында Бөгелмә муниципаль районын кат-кат тәкъдим итте. Аларга «Елның ярдәм күрсәтүчесе», «Нечкәбил» исемнәре бирелгән. Нәкъ шул гаиләдә үзләренең 5 бала кебек 8 тәрбигә алынган бала да тәртипле үсә һәм рухи җылылыкны, ата-ананың мәхәббәтен ала.

Хәзер тагын 4 балага опеканы билгеләү турында мәсьәлә хәл ителә. Очрашу барышында сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бу гаиләнең бөтен балаларына бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International