Кичәге көн Ишәле саласында яшәүчеләргә әһәмиятле вакыйга булып истә калды. Монда яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачтылар. Пунктны ачуда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Чистай район үзәк хастаханәсенең яңа баш табибы Рәис Мостафин, район җитәкчелеге һәм Ишәле саласында яшәүчеләр булдылар. Салада яшәүчеләр хәзер медицина ярдәмен үз вакытында алу мөмкинлегенә инана алалар.