Халыкның наркотикларны куллануын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре турында Питрәч с. фикер алыштылар

2015 елның 21 августы, җомга

Питрәч муниципаль районында 2015 елның 20 августында «Халыкның наркотикларны куллануын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру нигезләре» темасына ведомствоара семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә ТР ССМ Республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Степан Криницкий, «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССОның профилактика өчен җаваплы табиб-психиатр-наркологы Галимҗан Шакирҗанов, «ТР ССМ Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның гигиеник белем бирү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлегенең мөдире О.И. Неделько, «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССОның матбугат-сәркатибе Д.Д. Зәйдуллина катнаштылар.

Семинарда катнашу өчен шәһәрнең һәм районның социаль өлкәсенең вәкилләре, белем бирү оешмаларының, яшьләр белән эш буенча бүлекнең, наркоконтрольнең, ЭЭМның җитәкчеләре, табиблар, ФАП фельдшерлары һәм масса-күләм чараларның вәкилләре чакырылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International