Татарстанда күз авыруларын дәвалауда яңа ысуллар кулланыла башлый

2010 елның 20 феврале, шимбә

2009 елда Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 14 меңнән артык операция ясала. 2008 ел белән чагыштырганда, операцияләр саны 1,4 процентка арта. Югары технологик медицина ярдәмен алучылар саны ике тапкырга күбәя.

Республика клиник офтальмология хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган ел хастаханәдә дәвалау ысуллары һәм технологияләре камилләштерелә. Витреоретинал һәм эндолазер хирургиясе үсеш ала. Пыяласыман тәнчек һәм күз челтәре катлавы патологияләрен дәвалауның яңа методикасы үзләштерелә. Шулай ук «Визотроник» аппаратын кулланып, ерактан начар күрүчеләрне дәвалау методикасы кулланылышка кертелә. Катлаулы макуляр өзелүләрне хирургия ярдәмендә дәвалау ысулы да файдаланыла. Күз авыруларын дәвалауда югары нәтиҗәле препаратлар мөмкинлекләреннән дә файдаланыла.
2009 елда өлкәннәрдә һәм яшүсмерләрдә күз авырулары таралышы 7 процентка кими. Глаукома белән авыручылар саны - 7 процентка, катаракта күзәтелгән кешеләр саны 17 процентка азайган.
Быел клиника күз авыруларын кисәтү буенча санитар-агарту юнәлешендә эшне дәвам итәргә ниятли. Аеруча глаукома белән авыручыларга аерым игътибар бирү, мәсәлән, глаукома мәктәпләрен оештыру планлаштырыла. 2009 елда шундый мәктәпләр җыелышларында 200 кеше катнашты.

("Татар-информ")

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International