Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәтнең киңәшләренә туры китереп 21 сентябрьдән башлап 10 октябрьгә кадәрге чорда белем бирү оешмаларында, дәвалау-профилактика оешмаларының бөтен педиатрия, табиб, фельдшер участокларында полиомиелитка каршы вакцина комплексы (профилактика прививкалары календаренә туры китереп өч прививка) булмаган 6 айдан башлап 14 яшькә кадәр балаларга полиомиелитка каршы иммунизацияләү кампаниясе уздырыла.
Уздырылган кампания максаты – йогышны кайтарту очрагында полиовирусларны таратуга юл куймау.