Казанда «Акушерлык һәм гинекологиядә анестезиянең һәм интенсив терапиянең теориясе һәм практикасы» дигән 5нче Бөтенроссия белем бирү форумы уза

2015 елның 26 сентябре, шимбә

Форумда перинаталь үзәкләр үсешенең хәзерге заман этабын исәпләп  акушерлыкта анестезиянең һәм интенсив терапиянең иң көчле көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышалар. Шулай ук: вакытыннан элек бала тудыру, бала тудырганнан соңгы өзлегүләрне профилактикалау һәм дәвалау, анестезияне куллануда яңалыклар, акушер практикасында сепсис белән көрәшү алымнары, бала тудыруда авыртуны бетерү, акушерлык анестезиологиясендәге  һәм интенсив терапиядәге хаталар, башка шулай ук әһәмиятле күп мәсьәләләр.

Өченче ел рәттән Акушер анестезиологлар һәм реаниматологлар ассоциациясе химаясендә Форум Россиянең төрле шәһәрләреннән йөзләрчә катнашучыны җыя. Бу практик табиблар да, яшь белгечләр дә. Форумның эше башыннан теркәү аркылы Себернең, Уралның, Ерак Көнчыгышның һәм Россиянең үзәк өлкәсенең 34 шәһәреннән 6 меңнән артыграк кеше узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International