Бүген Алабуга районында, М-7 юлның 993 км, ЮТҺ булды.
Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде алар арасында 2 бала (2 һәм 7 яшьтәге). ЮТҺ урынына Алабуга ашыгыч медицина ярдәменең 3 фельдшер бригадасы чыкты.
5 зыян күргән кеше, шул санда 2 бала, уртача авыр хәлдә Алабуга РҮХнә тапшырылды. 1 зыян күргән кешегә урында ярдәм күрсәтелде һәм ул амбулатор дәвалануга җибәрелде.