27 сентябрьдә Казанда Бөтенроссия йөгереш көне – Милләт кроссы дигән масса-күләм спорт ярышы булды. Чара «Казан Арена» стадионына тоташкан мәйданчыкта узды. Бу спорт ярышында бөтен яшьтәге һәм төрле спорт хәзерлеге белән кешеләр катнаштылар.
Бу җылы сентябрь көнендә Бөтенроссия йөгереш көнендә үз актив тормыш карашларын Татарстан медиклары да күрсәттеләр. 2 мең метрга чабышта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәткәрләре, шулай ук төрле дәвалау оешмаларының коллективлары катнаштылар.
Казан шәһ. №7 ШКХнең ревматология бүлеге мөдире Равия Мухина сүзләре буенча, табиб үз шәхси үрнәге белән сәламәт яшәү рәвешенең һәм физик активлыкның әһәмиятле мәгънәсен исбат итәргә тиеш.
Тулаем алганда, йөгерештә 20 меңгә якын Казанда торучылар катнашты. Чара ахырында җиңүчеләрне бүләкләү булды.