Оешманың бөтен структур бүлекчәләрен карау барышында кунакларга медицина үзәгенең югары технологияле җиһазландыруы, оешманың диагностика һәм дәвалау мөмкинлекләре, турнирда катнашучыларга тәүлек буена сузылган тәртиптә ашыгыч һәм махсуслаштырылган медицина ярдәмен оештыру күрсәтелделәр. Сырхауханә буенча экскурсия вакытында делегатлар регистратура, клиник-диагностик лабораториясе, аякка бастыру-дәвалау бүлеге, функциональ һәм нур диагностикасы кабинетлары һәм башка бүлекләр эше белән таныштылар.