Азнакай РҮХсе «Артериаль кан басымын үлчә» дигән акцияне уздырды

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
Бөтендөнья йөрәк көне чикләрендә 29 сентябрьдә Азнакай РҮХдә төрле масса-күләм чаралар узды. «Эссен» сәүдә гипермаркетында «Артериаль кан басымын үлчә» дигән акция узды. Акция вакытында медицина хезмәткәрләре бөтен теләүчеләргә артериаль кан басымын үлчәделәр, артериаль гипертонияне профилактикалау, дөрес ашау буенча киңәшләр бирделәр, шулай ук диспансеризацияне үз вакытында узу кирәклеге турында сөйләделәр. Акциядә 76 кеше катнашты. Алар арасында 29 кешенең күтәренке артериаль кан басымы ачылды. Алар артериаль кан басымын үзләре тикшерү көндәлеген һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча хәтер дәфтәрләрен алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International