Адел Вафин: «Халык сәламәтлеген саклау – безнең төп бурычыбыз һәм яхшы белгечләрдән башка моңа һич тә ирешеп булмый»

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

«Халык сәламәтлеген саклау – безнең төп бурычыбыз һәм яхшы белгечләрдән башка моңа һич тә ирешеп булмый», –  шундый сүзләр  белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин  «ТР сәламәтлек саклауны кадрлар белән тәэмин итү. Мәсьәләләр. Аларны чишү юллары» дигән коллегиянең утырышында муниципаль районнарның башлыкларына мөрәҗәгать итте.  Утырыш бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә республиканың муниципаль районнары белән видеоконференция тәртибендә булды.

Кадрлар сәясәте турында төп доклад белән республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чыгыш ясады. Чыгышында ул соңгы еллар эчндә кадрлар җитешмәве Россия сәламәтлек саклавы өчен чын каршы килү булды дип әйтте. Татарстан Республикасы да чыгарма булмады. Районнарның башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Адель Вафин басым ясады: сәламәтлек саклау оешмаларында кадрларны тарту һәм тотып калу буенча мәсьәләне чишүдә аларның булышлыгына  район эшләренең стабильлеге һәм нәтиҗәлелеге бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International