Әлмәттә Районара Һәлакәт медицинасы хезмәте үзәгенең эш нәтиҗәлелеге буенча киңәшмә узды

2015 елның 2 октябре, җомга
ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең Районара һәлакәт медицинасы хезмәте үзәгенең эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатында 1 октәбрьдә районара киңәшмә булды. Очрашуның катнашучылары: ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең вазыйфасын башкаручы Вера Головина, Республика һәлакәт медицинасы үзәгенең җитәкчесе Ирина Исаева, оештыру-методик консультатив эш бүлегенең мөдире Лилия Чалая, ТР ГОның медицина хезмәте бүлегенең башлыгы Илдар Мостафин, районара Һәлакәт медицинасы хезмәтенә беркәтелгән медицина оешмаларының баш табиблары, дәвалау эше буенча, сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасарлары, провизорлар, баш шәфкать туташлары, ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең (бүлекләренең) баш фельдшерлары, ГО буенча җаваплы урындагы кешеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International