Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында тармакның ветераннарын тәбрикләделәр

2015 елның 2 октябре, җомга

Татарстан сәламәтлек саклау ветераннарын бүген өлкән кешеләр ункөнлеге чикләрендә тәбрикләделәр. Рәхмәт сүзләре белән өлкән коллегаларга республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов мөрәҗәгать итте. Министр урынбасары «Хөрмәтле ТР сәламәтлек саклау ветераны» бүләкләрен бирде.

Казан медицина көллиятенең җирлегендә узган чарада шулай ук Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Халфиев,Татарстанның Министрлык ветераннарының советы рәисе  Н.С.Садыков, Казан медицина көллиятенең директоры Зухра Хисамутдинова катнаштылар. Ветераннар өчен чын бәйрәм оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International