Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минңнеханов ел саен була торган «Фән һәм технологияләр җәмгыяттә» (Science and Technology in Society) дигән халыкара форумның (Киото шәһ., Япония) ачылу церемониясендә катнашты. Исегезгә тешерәбез, ТР Президенты эш визиты белән (2015 елның 4–5 октябрендә) Япониядә. Делегация составында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да бар.