Аркадий Дворкович һәм Рөстәм Миңнеханов Джунтендо Университетының симуляцион үзәгенә килеп киттеләр

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Джунтендо Университетында (Токио шәһ.)  симуляцион үзәккә бүген РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп киттеләр. Джунтендо Университеты – 1838 елда оештырылган хосусый япон югары уку йорты. Университет максаты – медицинаның фәнни һәм гуманитар аспектларында яхшы төшенүче табибларны хәзерләү. Джунтендо Университеты 14 илнең 42 университеты белән партнер килешүләргә ия. Джунтендо Университетының медицина буенча директоры Араи Хаджимэ кунаклар өчен медицина симуляторлары һәм башка интерактив компьютерлаштырылган җиһазлар белән куллану буенча презентация уздырды.

Мәгълүматлар өчен: Казан федераль университетына визит чикләрендә япон делегациясенә «ЭЙДОС-Медицина» ЧҖҖ производствосының Татарстан техникасы нигезендә Джунтендо Университетында (Япония) симуляцион үзәкне оештыру турында карар тавышландырылды. 2015 елның октябрендә тиешле үзәкнең ачылуы булачак. Үзәкне оештыру  Джунтендо Университетының директорлар советында расланды, 2015 елның сентябренең азагына кадәр урынга урнаштыру һәм хәрәкәткә китерү-көйләү гамәлгә ашырылды.

ТР Президентының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International