Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Чирмешән районында гражданнарны кабул итүне уздырды

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов эш визиты белән Чирмешән районына килеп китте. «Чирмешән РҮХдә» министрның беренче урынбасары гражданнарны сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча кабул итте. Кабул итүгә 6 кеше мөрәҗәгать итте. Яшәүчеләр аларны кызыксындыручы, льготалы даруларны язып бирүгә кагылучы, БРКХдә тар белгечләрдә махсуслаштырылган ярдәм алу турында сораулар бирделәр, шулай ук табибларга рәхмәт белдерергә килгән кешеләр дә булды. Визит барышында Сергей Осипов «Чирмешән РҮХ»  ДАССОның бүлекчәләрен әйләнеп чыкты, гомуми практика табибының кабинетларын карады, амбулатор карталарны алып бару белән, шулай ук халыкның диспансер төркеменең эше белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International