Бөтен дөньяга танылган Мэйо Клиникасының экспертлары Казанда тәҗрибә белән бүлешәчәкләр

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

15 октябрьдә Казанда II  Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашырганчы. Мэйо Клиникасы тәҗрибәсе» дигән конференция булачак. Россиянең һәм БДБ илләренең меңгә якын администраторлары дөнья экспертлары белән медицина хезмәтләренең сыйфатын күтәрүнең перспектив мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар.

Докладлар белән Мэйо Клиникасының әйдәүче экспертлары, шул санда сыйфат департаменты директоры Луэнн Лэнц, хезмәтләр сыйфатын камилләштерү департаменты җитәкчесе Тереза Венециале һ.б. чыгыш ясаячаклар. Алар үзләренең алдынгы тәҗрибәләрен катнашучыларга тәкъдим итү генә түгел, ләкин медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә сыйфат стандартларын күтәрү өлкәсендә практик киңәшләр белән уртаклашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International