15 октябрьдә Казанда «Корстон» КСККҮдә II Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашырганчы. Мэйо Клиникасы тәҗрибәсе» дигән конференция булачак. Конференциянең оештыручылары һәм экспертлары – ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең генераль директоры Леонид Галинский һәм гаилә медицинасының ассистент-профессоры, АКШда Мэйо Клиникасының сыйфат буенча медицина хезмәтенең җитәкчесе Тимоти Давлантес – Россия медицинасына сыйфатның дөнья стандартлары ничек кертелү турында бүген журналистларга сөйләделәр.