5 октябрьдән башлап 11нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8206 тапкыр чыктылар

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

5 октябрьдән башлап 11нәкадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8206 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1054 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 60 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 54 кеше зыян күрде, 2 кеше үлем нәтиҗәсе белән, 26 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 106 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6427 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 61, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –182.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 52гә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 1гә, янгыннар буенча – 12гә, бала табулар буенча – 26га  кимеде. Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 5кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 9га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 40ка кимеде. 

 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International