Россия табибларын пациентлар ихтыяҗларының беренчелегенә юнәлдерәләр

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Россиянең 27 регионыннан һәм бишь иң якын яткан чит илдән 600 артык сәламәтлек саклау администраторы бүген Казанда II Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашырганчы. Мэйо Клиникасы тәҗрибәсе» дигән конференциядә җыелды. Медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты буенча дөнья лидеры Россия табиблары белән иң югары дәрәҗәдә медицина ярдәмен оештыруның төп принциплары белән уртаклашты.

Конференция башланганчы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин билгеләгәнчә, конференция оештыручылары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге – уйлап нәкъ Мэйо Клиникасына мөрәҗәгать иттеләр. 150 еллык тарихлы нәкъ шул клиника –медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты буенча дөнья лидеры һәм «пациентлар мохтаҗлары бар нәрсәдән дә югарырак» принципы буенча эшләүче клиентка юшәлгән компаниянең лаеклы үрнәге.

Белем бирү сессияләре чикләрендә Мэйо Клиникасы эшен оештыру һәм бу тәҗрибәне Россия хастаханәләрендә трансляцияләү мөмкинлеге мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Атап әйткәндә, медицина персоналын дәлилләүнең, клиникаларда корпоратив мәдәният үсеше, сыйфат системасын кертү буенча программаларны тормышка ашыру мәсьәләләре яктыртылачак, шулай ук пациентлар белән аралашу буенча симуляцион күнегүләр уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International