Татарстанга Төркия Республикасының эш өлкәләренең делегациясе эш визиты белән килгән

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында делегация белән ТР сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Сергей Осипов очрашты. Очрашу барышында ул тулаем алганда сәламәтлек саклау системасы турында сөйләде, тармак өчен төп мәсьәләләрдә туктады. Яклар, атап әйткәндә, Татарстан Республикасында төш медицинасының һәм радиацион онкологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Делегациянең визит программасында Казан шәһ. алдынгы профильле медицина һәм белем бирү оешмаларына бару планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International