СПИД, эчкечелекне, тәмәке тартуны һәм токсикоманияне профилактикалау буенча Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты карамагындагы Ведомствоара комиссия эшенең планына ярашлы Әлмәт СПИД үзәге зур профилактик эш уздыра, шул санда шәһәрнең оешмаларында һәм предприятиеләрендә лекторийлар үткәрү буенча. Андый лекцияләр белән беррәттән видеороликлар күрсәтелә, мәгърифәтчелек материаллар таратыла һәм килгәннәрдә зур кызыксыну уяталар. 15 октябрьдә «Әлмәтнефть» НГЧИнең конференцзалында Әлмәт СПИД үзәге белгечләренең цехларның эш коллективлары һәм идарә итү аппараты хезмәткәрләре белән очрашу булды. Республикадагы һәм райондагы ВИЧ-йогышы буенча эпидхәл һәм реаль тарихлар белән табиб-эпидемиолог Алсу Газыймова таныштырды, куркынычсыз тәртип буенча гомуми киңәшләр табиб-методист Елена Фролова бирде.
Лилия Сабитова, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат-хезмәте