Грипп һәм башка көчле респиратор вирус йогышлары (түбәндә – КРВЙ) белән халык авыручанлыгының сезонлы үсеш чоры башлана. Гриппны иң яхшы профилактикасы – вакциналау. Гриппка каршы вакциналау Милли профилактик прививкаларның календаренә кертелгән һәм мәҗбүри.
Гриппка каршы прививканы яшәү урыны буенча сырхауханәдә түләүсез ясатырга була. Сәламәтлек саклау оешмаларында вакцина – җитәрлек санда.
Гриппка каршы хәзерге заман вакциналары куллануда куркынычсыз һәм яхшы кичерелә. Гриппка каршы вакциналау гриппның авыр, өзлегүле узуын кисәтә һәм авырудан үлү нәтиҗәсенә юл куймый.