Вакыт – ми: бүген Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Ел саен 29 октябрьдә Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне билгеләнә. Шушы көн алдында Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә «Госпитальгә кадәр һәм башлангыч госпиталь этабында инсульт белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү һәм диагностикалау принциплары» темасына лекция узды. «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Равил Лутфуллин «Вакыт – ми» концепциясе мөһимлеге һәм «терапевтик тәрәзә» төшенчәсе турында ашыгыч медицина ярдәме станциясенең фельдшерларына тагын бер тапкыр исләренә төшерде.

Инсульт – ул баш миенә кан агуы туктавы нәтиҗәсендә артерия томалану яисә тамыр стенкасының ярылуы аркылы кан агу аркасында нерв күзәнәкләренең җәрәхәтләнүе яисә һәләкәте булган хәл; ул бер вакытта булган  ми тукымасының җәрәхәтләнүе һәм аның функцияләренең бозылуы белән минең кан әйләнешенең тиз үсешле бозылуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International