Казанга мәдәният көннәре чикләрендә Татарстаннан чыккан танылган табиблар килгәннәр. Бүген танылган хирург Ренат Акчурин башлыгында делегация 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең пациентларына консультация уздырды. Соңрак кунаклар 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсенә килеп киттеләр.