«Майский» Теплица комбинаты» ҖЧҖдә яшелчәләр һәм җиләкләр үстерүе белән бүген Россия ССМ баш диетологы, Россия Нутрициологларының, диетологларының һәм азык-төлек индустриясенең белгечләренең союзы президенты, Россия фәннәр академиясе академигы, профессор Виктор Тутельян, Татарстан сәламәтлек саклу министры Адель Вафин, сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов таныштылар. Исегезгә төшерик, Виктор Тутельян республикада беркөнлек эш визиты белән. «Майский» Теплица комбинаты» 1974 елда оештырылды. Бүген төп теплицаларның гомуми мәйданы 42 га тәшкил итә. Саклаган грунтта кыярлар уңышлылыгы 155 кг/кв.м җитә, ә томатларның – 82 кг/кв.м Карау барышында кунакларны эремә үзәгенең – үсемлекләр туфрагының сыйфатын саклау буенча үзәкнең – эше белән таныштырдылар. «Майский» Теплица комбинаты» ҖЧҖнең генераль директоры Илшат Ганиев эремә үзәгендә бөтен җиһазлар ватанда эшләп чыгарылган, дип басым ясады. Кунаклар томатлар, кыярлар, баллы төсле борыч, каен җиләге һәм салат үстергән теплицаларны карап чыктылар. Россия баш диетологы Татарстанның яшелчәләре сыйфатын югары бәяләделәр.