Бәйрәм көннәрендә – 4нче һәм 6 нчы ноябрьдә балалар сырхауханәләре эшләмиләр, 7нче ноябрьдә шимбә көне буенча эшлиләр, 8 ноябрьдә, якшәмбедә, эшләмиләр.
Халыкка хезмәт күрсәтүнең түбәндәге тәртибе җентекләп эшләнде:
Якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, балалар сырхауханәләре эшләмәгәндә, балаларга ашыгыч медицина ярдәме ашыгыч ярдәм подстанцияләрдә (филиаллар) турыдан туры күрсәтелә; стационар ярдәм тәүлек буена атнаның бөтен көннәрендә күрсәтелә, шуннан башка стационарларның кабул итү бүлекләрендә кирәк булганда стационар табибы белән амбулатор ярдәм дә күрсәтелергә мөмкин.
Оешмаларның адреслары:
Авиатөзелеш – Яңа Савин районнарында торучылар өчен:
- 3нче номерлы подстанция – Белинский ур., 35, т.510-08-42, 510-08-50,
- 8нче номерлы подстанция – Адоратский ур., 29в, т.521-13-12,
- «1нче номерлы Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОсы, стационарның кабул итү бүлеге, Декабристлар ур.,125а, 562-22-39.
Мәскәү – Киров районнарында торучылар өчен:
- 2нче номерлы подстанция – Горсоветская ур., 25а, т.562-36-39,
- 5нче номерлы подстанция – Железнодорожниклар ур., 23 (Юдино пос.), т. 526-37-82,
- «1нче номерлы Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОсы, стационарның кабул итү бүлеге, Декабристлар ур.,125а, 562-22-39,
«Проф. А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОның балалар клиникасы, Окольная ур.,10, т.555-04-95.
- 1нче номерлы подстанция – Чехов ур.,3, т. 236-19-15, 236-37-01,
- «Медицина университеты клиникасы» ДАССОның балалар стационары, Толстой ур., 4, т.236-70-64,
- «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның педиатрия бүлеге, Сафиуллина ур., 14, т.268-57-21,
- «18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның балалар стационары, Зорге ур., 2а, 275-98-00,
- «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОсы, Оренбург тракты,140, т.267-89-46,
- «Проф. А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОның балалар клиникасы, Пр.Победы ур., 83, т.267-80-13.
- «18нче номерлы Үзәк шәһәр хастаханәсе» ДАССОның балалар стационары, Зорге ур., 2а, 275-98-00,
- 4нче номерлы подстанция – Халезов ур.,16 (Дәрвишләр бистәсе), т.234-32-11,
- «Медицина университеты клиникасы» ДАССОның балалар стационары, Толстой ур., 4, т.236-70-64.
Күрсәтелгән оешмаларның табиблары дәвалауны билгелиләр, икенче кат карауга пациент үзенең участок табибына эш көнендә мөрәҗәгать итә. Шундый якын яткан дәвалау оешмалары турында мәгълүмат һәр сырхауханәнең регистратурасында бар. Бөтен планлы ярдәм, белешмәләрне, больничный кәгазьләрен бирүне һ.б. кертеп, эш көннәрендә күрсәтелә.
Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССО бригадалары тәүлек буе эшлиләр – тел. 03, 112, дежур сменаның өлкән табибы – 236-39-01, 236-87-44.