2015 елның 12 ноябрендә Казанда «ИФОда паллиатив медицина ярдәме» дигән Регионара фәнни-гамәли конференция булачак

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Конференциядә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары С.А.Осипов, Россия Паллиатив медицина ассоциациясе идарәсенең (Мәскәү шәһ.) рәисе, профессор Г.А.Новиков, «ТР ССМ РКОД» ДАССОның баш табибы И.И.Хайруллин, Казан шәһ. баш онкологы, профессор Ф.Ш.Әхмәтҗанов, ТР ССМның паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече И.В.Шәймәрданов катнашачаклар.

Конференция Россия Федерациясендә паллиатив медицина ярдәменең системасын оештыруга һәм үстерүгә булышлык итү максаты белән уздырыла. Оештыручылар: «Россия Паллиатив медицина ассоциациясе» дигән Бөтенроссия җәмәгать оешмасы, А.И. Евдокимов исемендәге Мәскәү дәүләт медик-стоматологик университеты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник онкология диспансеры, Казан дәүләт медицина академиясе һәм «Медицина яшәү сыйфаты өчен» дигән Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте.

 Конференциядә түбәндәге көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышыначак:

  • паллиатив медицина ярдәменең принциплары һәм методологиясе;
  • халыкка паллиатив медицина ярдәмен күрсәтү тәртипләре;
  • белем бирү аспектлары һәм паллиатив медицина ярдәменең хезмәте өчен кадрлар хәзерләү.

Конференция эшендә Идел буе федераль округыннан онкологлар, гомуми практика табиблары, неврологлар, эндокринологлар, ревматологлар, кардиологлар һәм пульмонологлар катнашачаклар.

 

Конференция 2015 елның 12 ноябрендә 10:00 сәг. Республика клиник онкология диспансерында булачак. Теркәлү  9:00 башлана.

 

Конференция программасы:

http://www.palliamed.ru/vkpmp_pfo_program.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International