Татарстанның Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре өчен йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы буенча лекторий уздырылды

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарёва «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстанның Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре өчен йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасына багышланган лекторий уздырды. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның йөрәк-кан тамырлары авыруларының барлыкка килү риск факторлары һәм аны киметү юллары турында видеофильмы күрсәтелде. Лекция алдыннан «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның хезмәткәрләре министрлыкның хезмәткәрләренә артериаль кан басымын үлчәделәр, күтәренке артериаль кан басымы белән кешеләргә табиб-терапевт киңәшләр  һәм үзләрен тикшерү көндәлекләрен бирде. Бөтен акциядә катнашучыларга дәвамлы йогышсызлы авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча мәгълүматый материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International