Республика Кан үзәге «Катнашу (СоУчастие)» VI Бөтенроссия премиясенең җиңүчеләре арасында

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

РФ Җәмәгать палатасында донор хәрәкәтенең үсешенә кертелгән өлеш өчен – «Катнашу (СоУчастие)» VI Бөтенроссия премиясе белән бүләкләүнең тантаналы церемониясе узды. «Регион –донор хәрәкәтенең лидеры» номинациясендә «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССОна 1 урын бирелде. Кан донорлыгының бөтен мөһимлеген аңлап, Татарстан Республикасы күп еллар буе донор хәрәкәтен үстерүдә һәм популярлаштыруда –  алдынгы регион. ТР ССМ РКҮдә ел саен күп санлы донор акцияләре уздырылалар, яшьләр тартылалар, халыкның төрле катларында актив донорлыкны пропагандалау үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International