Яр Чаллы шәһәрендә яңа ФАП ачтылар

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһ. Элеватор тавы поселогында фельдшер-акушерлык пунктының (ФАП) тантаналы ачылуы булды. Районның халкын Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Людмила Репина, район башлыгы Владислав Гаврилов, Яр Чаллының С.П. Титов исемендәге  картон-кәгазь комбинатының директоры Андрей Фомичев бәйрәм белән тәбрикләделәр. ФАПны ачу ТР Президенты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм шәһәрнең җитәкчелеге булышлыгы аркасында мөмкин булды. Проектны гамәлгә ашыру өчен республика һәм муниципаль бюджеттан 5 млн сумнан артыграк акча бүлеп бирелде. Элеватор тавы п. ФАП төзелеше 2015 елның язында башланды: апрельдә фундамент салынды, көзгә бина тулысынча төзелеп бетерелде һәм эксплуатацияләүгә тапшырылды. Бу ФАП «4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның хезмәт күрсәтү территориясенә керә. ФАП төзү аркасында Элеватор тавы п. торучылар   (1155 беркетелгән кеше)  табибка хәтле сыйфатлы медицина ярдәмен адым ераклыгында ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International