24 ноябрьдә Казан Кремленең Туп ишек алдында ТР Дәүләт советының Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт идарәсе өлкәсендәге хезмәткәрләргә, фән һәм мәдәният, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларның эшлекләренә тапшырды. Республика парламенты башлыгының кулларыннан бүләкләрне 50дән артык Татарстанда яшәүчеләр алдылар.