18 декабрьдә РФ ССМның Казан дәүләт медицина академиясендә Татарстан Республикасында беренче гемодиализны уздыру көненең 50-еллыгына һәм тугандаш трансплантациянең 20-еллыгына туры китерелгән, «Бөернең алмашу терапиясенең һәм нефрологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциядә территориаль сәламәтлек саклау идарәләренең җитәкчеләре, нефрология, диализ һәм трансплантация ярдәмен күрсәтүдә катнашучы ТР сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре; табиблар – нефрологлар, хирурглар, урологлар, анестезиологлар-реаниматологлар, сәламәтлек саклауны оештыручылары, КДМА ӨҺББ ДБББОның һәм КДМУ ЮҺББ ДБББОның профильле кафедралары хезмәткәрләре катнашачаклар. Конференция рәисләре: ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Осипов С.В.; РФ ССМ КДМАның ректоры в.б., м.ф.д., профессор Хасанов Р.Ш., ТР ССМ баш штаттан тыш белгече-урологы, м.ф.д., профессор, ТР ССМ КДМА ӨҺББ ДБББОның урология һәм нефрология кафедрасы мөдире, ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең бөерне күчереп утырту бүлеге мөдире Галеев Р.Х.