Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә вируслы йогышлар белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2015 елның 18 декабре, җомга

Бүген «Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОда «Көчле респиратор вируслы йогышлар белән өлкән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү. Маршрутлау, оешмалар арасында бердәм хәрәкәт итү мәсьәләләре» темасына эш киңәшмәсе булды. Утырышта беренчел медицина ярдәмен күрсәтүче дәвалау оешмаларының баш табиб урынбасарлары, бүлек мөдирләре катнаштылар. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Х.С.Хаертынов  клиник, эпидемиологик карашларны һәм ашыгыч хәлләрне эченә алган төрле этапларда көчле респиратор вируслы йогышлар (КРВЙ) белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүнең көнүзәк мәсьәләләре буенча карарларны яктыртты. Утырыш барышында «Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОның медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Ю.Р.Урманчеева КРВЙ  белән авыручыларны маршрутлауга, Казан шәһ. амбулатор буын һәм стационарлар арасында күчүчәнлекне урнаштыруны оештыруга  кагылучы кискен мәсьәләләрне билгеләде. Киңәшмә конструктив формада узды, КРВЙ белән авыручыларга медицина ярдәмен оештыруны камилләштерү буенча  бердәм хәрәкәт итү һәм алдагы тактика мәсьәләләре турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International