Казанда 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең сырхауханәсендә капиталь ремонт тәмамланды

2015 елның 25 декабре, җомга

Казанда 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең сырхауханәсендә капиталь ремонт тәмамланды. 17 меңгә якын беркетелгән халыкка хезмәт күрсәтүче оешмада коммуникацияләр, түбә, һәм янгын куркынычсызлыгы системасы тулысынча яңартылдылар, эчке биналарының ремонты һәм бизәкләү эшләре ясалдылар. Яңартылган бинада медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын Казан мэры Илсур Метшин билгеләде. Шәһәр башлыгын озатып бардылар: ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Наталья Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең башлыгы  Дамир Фаттахов, Казан буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Илнур Халфиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International