КБМҮдә җиде меңенче юбилей бала тудыру узды

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

КБМҮнең Перинаталь үзәгендә бүген, 31 декабрьдә, елның башыннан җиде меңенче юбилей бала тудыру кабул ителде. 4 сәгатъ 40 минутта 2930 грамм авырлык белән һәм 50 сантиметр буйлы кыз дөньяга килде. Ел саен Яр Чаллының Перинаталь үзәгендә бала туулар саны арта. 2014 ел эчендә 6 768 бала туу кабул ителде. 7 000нче бала туу – бу рекордлы сан. Перинаталь үзәкнең бөтен тарихы эчендә бу сан билгесе беренче тапкыр теркәлде һәм яңа ел алдында медиклар өчен кечкенә бүләк булды. Сүз уңае белән әйткәндә, Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәге кабул ителгән бала тудыру саны буенча Татарстан Республикасында беренче урыннардан берсендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International